Казанда экологик девелопмент һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Green Awards Concept Бөтенроссия конкурсының региональ этабы җиңүчеләрен игълан иттеләр. “Торак төзелеше: күпкатлы комплекслар” номинациясендә Яңа-Савин районында урнашкан “Современник” (“ЮИТ Казань”) торак комплексы җиңде. “Современник” - Россия Федерациясендә BREEAM халыкара стандарты буенча сертификацияләнгән нибары ике торак күчемсез милек проектының берсе. Спартаковская урамындагы “Сувар Плаза” комплексын иң “яшел” бизнес-үзәк дип таныдылар. Соңгы ике елда биредә энергия саклау программасын гамәлгә ашырганнар һәм Green Zoom стандарты буенча сертификациянең Көмеш дәрәҗәсен алганнар. “Күпфункцияле комплекслар” категориясендә җиңүче “ГоркиПарк” – быел Казанда ачылган бердәнбер сәүдә үзәге. Жюриның махсус призы эконом класслы “Кызыл Алма” (“Красное Яблоко”) торак йорты өчен “КамаСтройИнвест” компаниясенә бирелде. Конкурста барлыгы сигез проект катнашты. Региональ этап җиңүчеләре хәзер Россиянең энергия нәтиҗәлелеге һәм экологик проектлары рейтингына керәчәк.
Татарстанда Green Awards Concept конкурсы беренче тапкыр үткәрелде. Бөтен конкурс проектлары объектларның энергия нәтиҗәлелеген һәм экологиклыгын күтәрүнең Green Zoom Россия системасы буенча бәяләнде. Эшләрне бәяләү өчен төп критерийлар: төзелә торган территориянең урнашуы һәм аны транспорт белән тәэмин итүне оештыру; төзелә торган территориянең тотрыклылыгы; су нәтиҗәлелеге, энергия нәтиҗәлелеге һәм атмосферага чыгарыла торган зарарлы ташландыкларны киметү; төзелеш материалларын экологик рациональ сайлау һәм калдыклар белән идарә итү; биналарның эчке мохите экологиясе; инновацион технологияләр куллану. Жюри составы: Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман; Cushman&Wakefield Региональ проектлары: Россия һәм БДБ департаменты җитәкчесе, өлкән директор Елена Стрюкова; “Химград” АҖ директоры, “Россия идарәчеләре һәм девелоперлары гильдиясе”нең Татарстан буенча тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гыйззәтуллин; РИДГ Энергия нәтиҗәлелеге һәм тотрыклы үсеш буенча комитет рәисе урынбасары, «БЮРО ТЕХНИКИ» генераль директорының тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Евгений Тесля; Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов; KPMG Казан офисының бизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе Айрат Кавиев.
Конкурсның максаты – илебезнең күчемсез милек базарында энергия нәтиҗәлелеген һәм экологиклыкны үстерүне стимуллаштыру. Конкурсның оештыручылары булып PROEstate Events булышлыгында Россиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россиянең Региональ үсеш министрлыгы һәм Россия Энергетика министрлыгы ярдәме белән “Россия идарәчеләре һәм девелоперлары гильдиясе” коммерцияле булмаган партнерлыгы, РИДГнең Казан шәһәрендәге вәкиллеге тора. Green Awards конкурсы 2010 елдан бирле Россиянең һәм БДБнең иң эре шәһәрләрендә үткәрелә, шул чор эчендә анда 250дән артык проект катнашкан.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте