Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев видеоэлемтә режимында уздырылган селектор киңәшмәсендә катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең “Россия экологиясе” Федераль проектын әзерләүгә багышланган конференцияне Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Сергей Петров үткәрде. Ел йомгакларын ясаылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
“Россия экологиясе” проекты Россия Федерациясенең 57 субъектында, шул исәптән Татарстанда да, гамәлгә ашырыла. Проектның максаты: табигать мохитенең сыйфатын һәм кеше тормышының экологик шартларын яхшырту эшенә комплекслы якын килүне булдыру, икътисад үсешенең экологик юнәлтелгән тотрыклы моделен формалаштыру һәм Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә йогынты ясау.
Проектның бурычлары:
- Икътисади эшчәнлек территорияләре һәм субъектларының илебездәге бәйсез экологик-икътисади рейтингын булдыру.
- Глобаль экологик иҗтимагый уңайлыкларны саклауда, табигать мохитен саклауда, Россия гражданнарына яшәү, эшләү һәм ял итү өчен куркынычсыз һәм уңайлы мохит булдыруда мөһим роль башкаручы ил буларак Россиянең халыкара абруен күтәрү.
- Партиянең гомуми стратегиясе кысаларында икътисадның энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм табигать куллануын киметү кебек заманча өстенлекләрен, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуны исәпкә ала торган территориаль социаль-икътисади үсеш программалары эшләүгә ярдәм итү.
- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерүгә һәм экологик җаваплылык нормативларын эшләүгә ярдәм итү.
- Икътисади эшчәнлек субъектларын экологик баланслы гамәлләргә стимуллаштыру, Россиядә экологик конкурентлыкка сәләтле җитештерүне формалаштыруның икътисади механизмнарын кертүгә, икътисадның нәтиҗәле экологик секторын булдыруга ярдәм итү. Икътисадның экологик секторында өстәмә эш урыннары булдыру.
ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте