“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия бәйгесенең шәһәр этабына эшләр 16нчы декабрьгә кадәр кабул ителә

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия бәйгесенең шәһәр этабына эшләр 16нчы декабрьгә кадәр кабул ителә. Мероприятие Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Бәйгедә белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәр укучылары катнаша ала. Шәхси һәм коллектив белән катнашу рөхсәт ителә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

14 яшьтән 18 яшькә кадәр (финал үткәрү вакытына) укучылар өчен

• Гуманитар-экологик тикшеренүләр (этнос һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре тарихын, табигатьнең халык мәдәниятендә чагылышын, шулай ук этник, дини һәм башка традицияләрнең табигатькә мөнәсәбәткә һәм табигатьтән файдалануга йогынтысын өйрәнүгә багышланган тикшеренү эшләре карала);

• Традицион мәдәният (табигый материаллар кулланып, табигый объектлар һәм күренешләрне чагылдыручы  матди мәдәният предметлары – кием-салым, кирәк-яраклар, азык-төлек һ.б. җитештерү буенча эшләр, шулай ук этносның табигый әйләнә-тирә белән үзара мөнәсәбәтен чагылдыра торган матди булмаган мәдәният күренешләрен: җырларны, бию, уен, йолаларны һ.б. саклау һәм яңадан булдыру буенча эшләр карала);

 • Публицистика - табигать һәм мәдәниятне саклауга (мәдәни һәм табигый мирасны комплекслы саклау мәсьәләләренә багышланган, этнос тормышы һәм табигый мохитнең үзара бәйләнеше проблемаларын шәхсән аңлауны чагылдырган мәкалә, эссе, очерк һәм башка публицистик әсәрләр карала);

• Экологик-төбәк юл күрсәткечләре (кече ватанның мәдәни һәм табигый мирасы белән таныштыра торган  экологик-төбәк юл күрсәткечләре һәм маршрут тасвирламалары карала).

 12 яшьтән 18 яшькә кадәр (финал үткәрү вакытына) укучылар өчен

• Кече ватанның тере символы (авторлар “кече ватанның тере символын” тәкъдим иткән сынлы сәнгать һәм сәнгать эшләре  (рәсемнәр һ.б.) карала; авторларның үзләре сайлаганны язмача (сочинение) нигезләп бирүе -сайлаганнарын аргументлап аңлатуы таләп ителә: нәкъ менә ул сайлаганның уникальлеге яки төбәк өчен характерлы булуы нәрсәдә, кызыклы фактлар, җирле традицияләр һәм халык тормышы белән бәйләнеше һ.б.)

         Максат – балаларда һәм яшьләрдә табигый һәм мәдәни әйләнә-тирәгә  сакчыл мөнәсәбәт, шулай ук Россиядә яшәүче башка халыкларның мәдәниятенә толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләү.

 

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International