2017 елның 28-30 мартында Россия фәннәр академиясенең В.И.Вернадский исемендәге Дәүләт геология музеенда “Җир асты байлыклары-2017. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” 14нче халыкара күргәзмәсе узачак. Мероприятие Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Россия геологик җәмгыяте тарафыннан РФ ФҖ Федерация Советының һәм Дәүләт Думасының профильле комитетлары, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россиянең Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге ярдәме белән 2004 елдан бирле үткәрелә.
Күргәзмәнең төп бүлекләре
Күргәзмәнең эшлекле һәм мәдәни программасы кысаларында Россиянең минерал-чимал базасын үстерү һәм файдалану стратегиясе буенча фәнни-техник мероприятиеләр үткәрү, махсуслаштырылган уку йортларын тәмамлаучылар һәм укучылары арасында конкурслар, “Кешеләр дөнья гизә” дигән геологик авторлык җырлары фестивале, презентацияләр һәм башка чаралар планлаштырылган.
“Җир асты байлыклары” күргәзмәсе – әйдәп баручы компанияләрнең абруйлы белгечләренең традицион очрашу урыны, җир асты байлыкларын файдалану, геологик эзләү һәм тау эшләрен техник-технологик тәэмин итү өлкәсендә яңа идеяләрне тарту үзәге булып тора.
Мероприятиене үткәрү адресы: Мәскәү ш., Моховая ур., 11 йорт, 11 кор.
ТР ЭМБ матбугат хезмәте