Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2017 елга Татарстан Республикасы икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узды. Мероприятиедә 7 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының икътисад өлкәләрен финанаслау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анна Петрова, «Средволгаводхоз» ФДБУнең производство-техник бүлеге начальнигы Ольга Петрухина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ф.С.Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов катнашты.
Утырыш барышында саклагыч урман үсентеләре мәйданнарын арттыру, әлеге эшне финанслауны федераль бюджет исәбеннән арттыру мөмкинлеге, “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге” проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан акча җәлеп итү мөмкинлекләре, федераль максатчан программалар кысаларында федераль бюджеттан финанслау дәрәҗәсе һәм башка мәсьәләләр каралды. “Урман туфрак саклау һәм су саклауда зур әһәмияткә ия. Бу таркалган рельефлы һәм авыл хуҗалыгы файдалануындагы сөрелгән җирләре 77 проценттан артык булган Татарстан Республикасы өчен бик актуаль. Туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклауны, Татарстан Республикасында экологик хәлне яхшырту максатында һәм, киләсе экология елы белән бәйләп, саклагыч урман үсентеләре мәйданнарын арттыру мөмкинлеген карарга кирәк”,- дип нәтиҗә ясады утырыш ахырында Фатих Сибагатуллин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте