Экологик стандартларны тормышта һәм йорт төзелешендә куллану, сәламәт туклану кагыйдәләрен һәм каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерганда кулланыла торган методикаларны белү – бүген мәктәп һәм югары уку йортларының “ЭКОактив”лары шул мәсьәләләр турында фикер алышты. Яр Чаллының “Орион” Яшьләр үзәгендә “Яшел ГТО” нормативларын кабул итү узды. Мероприятие ике этапта үткәрелде: тест һәм интерактив өлешләр. Тест өлеше ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт, чүп-чарны аерым җыю, социаль реклама темалары буенча сорауларны, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм мәсьләләрен үз эченә алган иде. Интерактив өлештә 5 мәйданчык бар - “ЭкоЙорт”, “ЭкоМаркет”, “Чүп-чарны аерым җыю”, “Яшел Татарстан”, “Калдыкларның үзенчәлекләре”, имтиханда катнашучыларга бу мәйданчыкларда үзләренең экологик фикерләвен күрсәтә белергә кирәк булды. Максат – Татарстан Республикасы яшьләренең экологик культурасы үсешенә йогынты ясау.
“ЭКОактивлар” проекты укучыларның экологик фикерләвен формалаштыру, куллану калдыклары белән эш итә белү культурасы формалаштыру максатында гамәлгә ашырыла һәм “Чүп-чар.Бүтән.Юк” (“Мусора.Больше.Нет”) Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлеге инициативасы буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән берлектә үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте