Тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектлар дәүләт исәбенә куелырга тиеш. Бүген РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм Россия табигать күзәтчелегенең территориаль органнары җитәкчеләре белән уздырылган Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә бөтен детальләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Россия табигать күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1нче январена кадәр барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларын дәүләт исәбенә куярга тиеш. Исәпкә куелу өчен гаризаның электрон формасы, шулай ук аны тутыру буенча тиешле аңлатмалар Ростабигать күзәтчелегенең ирекле кереп була торган http://rpn.gov.ru/ рәсми сайтында бар. Региональ дәүләт экологик күзәтчелегенә караган табигать кулланучылары тутырылган гаризаларын электрон төрдә Ростабигать күзәтчелеге сайтында урнаштырылган электрон сервис аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрәләр, шулай ук әлеге гаризаның кәгазь төрен Министрлыкның тиешле территориаль идарәсенә тапшыралар.
ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте