Бөгелмә комбиазык заводы һәм законсыз чыгарылган ГФК өчен җинаять эше. Бәйләнеш нәрсәдә?

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Мең КамАЗ балчык – “кара казучылар” дәүләттән нәкъ шуның кадәр урлаган. ТР Экология министрлыгы инспекторлары Бөгелмә районы Березовка авыл җирлегендә беренче тәртип бозуны 6нчы июльдә ачалар. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен “Репродукт” ҖЧҖ 800 мең сум штраф түли. Моның белән туктамыйлар. Яңадан тәртип бозу – беренчесеннән 100 метр читтәге урында - 25нче июльдә теркәлә. Тагын “Репродукт” ҖЧҖ. Тагын РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 7.3 маддәсенең 1 өлешен бозу – 800 мең сум штраф. Тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыклана: Бөгелмә комбиазык заводы үз продукциясен саклау өчен ангарлар төзергә булган. Төзелеш материаллары артыннан ерак йөреп тормаганнар. Гомумтаралган файдалы казылмалардан законсыз файдаланырга хәл иткәннәр. Хәзер гектарлаган авыл хуҗалыгы җирләре файдалануга яраксыз хәлдә. Махсус техника куллану туфракның бозылуына һәм химик пычрануына китергән. Табигать-территориаль комплексның башлангыч халәте үзгәргән, туфрак-үсемлек капламы юк ителгән. Табигатькә китерелгән зыян 6 миллион сум исәпләнә.

Югарыда күрсәтелнән тәртип бозу өчен РФ Тикшерү комитетының  ТР буенча Тикшерү идарәсенең Бөгелмә шәһәре Тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 246 маддәсе “Эш башкару вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу” буенча җинаять эше кузгату турында  карар чыгарылган.   

 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International