Иртәгә Россиядә Экология елын үткәрүгә багышланган беренче телемарафон уздырыла. Табигать сакчылары регионнар арасында сөйләшү концепциясен әзерләделәр. Катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау, “яшел технологияләр” кертү, сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыру, халыкның экологик культурасын күтәрү һәм экологик карашлар формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы – РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия табигать күзәтчелеге һәм Россиянең Иҗтимагый палатасы булышлыгында “Тере планета” (“Живая планета”) халыкара экологик хәрәкәте. Мероприятие 6нчы декабрьдә 14:00 сәгатьтә “Россия бүген” (“Россия сегодня”) Халыкара мәгълүмат агентлыгының мультимедиа матбугат үзәгендә булачак. Туры трансляция түбәндәге сайтларда барачак: www.pressria.ru, www.terra-viva.ru, www.tiande.ru.
Шулай ук заманча чүп яндыру заводлары төзү турында, Skyleaf беренче иҗтимагый экологик телевидениесенең үсеш перспективалары турында фикер алышу да планлаштырыла. Программада Олимпия даны музее һәм Сочидагы Олимпия паркындагы Халыклар дуслыгы музее презентациясе, Төньяк полюска III Халыкара экологик экспедициягә һәм Красноярск – Хатанга беренче Көнчыгыш Себер экологик форумына әзерлек мәсьәләләре дә бар. Телемарафон кысаларында Global Initiative of International Ecologists Халыкара экологик күргәзмәсе үткәреләчәк. Товарларының сыйфаты белән танылган иң яхшы Россия компанияләренә экологларның төп бүләге - Global Eco Brand – 2016 һәм экологик сертификат биреләчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте