Казандагы Ж.А.Зайцева исемендәге 122нче гимназиядә экологик дәрес үтте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, аның байлыгын һәм матурлыгын саклау өчен җаваплылык турында сөйләде. Дәрес интерактив уен формасында узды. Әлеге форма тәрбияләнүчеләрнең танып белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирә, туган төбәк, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне тирәнәйтә, уңай әхлакый кыйммәтләр формалаштыра. ЭКО дәресләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә. Аларның максаты – республиканың үсеп килүче буыны арасында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте