Владимир Путин: “Бөтен илгә пычранган территорияләрне җыештыру белән шөгыльләнергә кирәк”. Татарстанда активистлар һәм иҗтимагый инспекторлар сафларын көчәйтәчәкләр.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясады. “Экология елында бөтен илгә пычранган территорияләрне җыештыру белән шөгыльләнергә кирәк, - дип билгеләп үтте Президент. – Чүплекләрне юк итәргә кирәк, күп кенә торак пунктларның тирә-юне шуларга әйләнде. Бу эре шәһәрләрнең генә проблемасы түгел, ә авыллар һәм бистәләрнеке дә”. Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда территорияләрне чүптән арындыру эшенә республика гражданнары, иҗтимагый оешмалар волонтёрлары, студентлар актив җәлеп ителә. Быел санитария-экология икеайлыгын үткәрү вакытында гына да өмәләргә миллионнан артык татарстанлы чыкты. Уртак көч белән кыска вакыт эчендә тәртип урнаштыруга ирешелде.  Татарстандагы иң эре экологик иҗтимагый оешмаларның берсе  - 5600дән артык активисты булган “БУДЕТЧИСТО” (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән оештырылыган) бер көн элек үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм иң яхшыларны бүләкләде. Активистларны котларга  Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Дүләт Советының экология буенча комитет рәисе Таһир Һадиев килде. Табигать сакчыларына мөрәҗәгать итеп, министр Фәрит Габделганиев Су  саклау зоналары елына багышлап үткәрелгән  күпсанлы акцияләрне быелның үзенчәлеге буларак билгеләп үтте. “Россиядә Экология һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре елы, ә Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән киләсе – 2017 ел безнең сафларны ныгытыр, безне бер уртак һәм игелекле эштә – әйлән-тирә мохитне саклау эшендә берләштерер”.

  Чара кысаларында “Экология һәм тормыш” дигән темага күргәзмә үткәрелде, анда Татарстанның экология-биология үзәкләрендә тәрбияләнүчеләрнең икенчел чималдан эшләгән әйберләре күрсәтелде. Шулай ук  кошлар өчен җимлекләр һәм чыршы уенчыклары ясау буенча мастер класслар үткәрелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International