Бүген “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгында матбугат конференциясе булып узды, анда региональ дәүләти экологик һәм геологик күзәтчелек йомгаклары игълан ителде. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкә- сендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның әйтүенчә, техник базаны нәтиҗәле куллану, республика территориясен һавадан күзәтү, пилотсыз очкычлар кулла- ну, Җәмәгать инспекторлары үзәге төзү нәтиҗәсендә Министрлык 2016 елда табигать законнары бозылуның 7 меңнән артык очрагын ачыклаган; республиканың суд приставла- ры службасы һәм прокуратурасы белән берлектә эшләү, административ материалларны эшкәртүнең сыйфатын яхшырту нәтиҗәсендә 35 млн сумнан артык штрафлар түләтелгән, бу бөтен 2015 елгы күрсәткечләрдән артык. Түләтү эшләре дәвам итә. Су саклау зоналары елы кысаларында Министрлык инспекторлары су объектларына 2 мең тапкырдан артык чыккан, региональ әһәмияттәге барлык су объектлары тикшерел- гән. Күзәтчелек эшләре нәтиҗәсендә Министрлык су саклау законнары таләпләре бозы- луның 1599 очрагын ачыклаган, бозучыларга барлыгы 9 млн сумнан артык административ штрафлар салынган. Бөтен 2015 ел эчендә су законнарын бозуның 536 очрагы ачыкланган булган. Су объектларына баруны чикләү фактлары буенча максатчан чаралар үткәрелә. Министрлык инспекторлары гражданнарның региональ әһәмияттәге су объектларына баруын чикләүнең 387 фактын ачыклаган. Шул фактлар буенча 2.8 млн сумлык админи- стратив штрафлар салынган. Региональ әһәмияттәге су объектларына иркен баруны чикләү фактларын тикшерү нә- тиҗәләре буенча 334 административ материал төзелгән. Ачылган бозуларны бетерү буен- ча 325 күрсәтмә бирелгән. Министрлык материаллары буенча республика судларына 67 дәгъвә гаризасы җибәрелгән. Су объектларына иркен баруны чикләүче 276 объект сүтелгән. Министр урынбасары шулай ук тулай таралган файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә- ге закон бозуларны ачыклауга кагылды. Агымдагы елда Министрлык инспекторлары шундый 177 бозуны ачыклаган. Барлыгы 20.5 млн сумлык штрафлар салынган. Җир асты байлыкларыннан файдалануга 24 лицензия туктатып торылган. Быел Министрлык баш- лангычы белән хокук саклау органнары РФ ҖК 158 ст. (“Милек урлау”) буенча җинаять эшләре кузгату практикасы иңдерелгән. Нәтиҗәдә Министрлык материаллары буенча 21 җинаять эше кузгатылган. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте