Экология буенча «ачык ишекләр» көне

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бөтен республика территориясендә студентлар, эшмәкәрләр, актив гражданнар катна- шында ачык ишекләр көне үткәрелде – Экологлар халыкның сорауларына җавап бирде һәм тәкъдимнәрен кабул итте. Министрлыкта узган очрашуда экология министры Фәрит Габделганиев: “Гражданнар- ның оператив мөрәҗәгатьләре аркасында экологик җинаятьләрнең күпчелеге “кайнар эздән” ачыла. Без халык белән максималь ачык эш итәбез. Ачык ишекләр көне халык фикерләрен тыңларга гына түгел, көнүзәк проблемаларны шундук чишәргә дә мөмкинлек бирә. Безгә халыкны экологик планда нәрсәләр борчыганны белү мөһим. Штрафлар буен- ча былтыргы нәтиҗәләрдән алда барабыз – 35 миллион сумлап штраф түләтелде. Моңа инспекторларның һәм җәмәгать инспекторларының ныграк эшләве аркылы ирешелде, тик, шул ук вакытта, гражданнар да күп булыша”, – дип белдерде. Яр ныгыту эшләре, тулай таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләр алу, табигать саклау программаларын формалаштыруда ярдәм, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисаплылыгы, чистарту корылмалары төзү, су куллануга рөхсәт алу мәсьәләләре буенча да җаваплар бирелде. Әлмәт һәм Чаллы студентлары ачык ишекләр көнендә Министрлыкның махсус анали- тик контроль инспекцияләренең ничек эшләве белән таныша алды. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International