29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Сочида Россия Табигать министрлыгы, “Тыюлыклар” экологик агарту үзәге һәм Кавказ биосфера тыюлыгы оештырган “Тыюлыклар эше. Йөзьеллык йомгаклар” халыкара конференциясе үткәрелә. Шуның белән Россиядә 2017 елда Аеруча саклаулы территорияләр елы башлана. Чара барышында совет чорыннан соңгы илләрнең табигый һәм мәдәни мирасын саклауда аеруча саклаулы табигать территорияләренең (АСТТ) роле тикшереләчәк. Тыюлыклар һәм милли парклар буенча дәүләт идарәсен, аларның экологик туризмны үстерүдәге урынын һәм потенциалын, шулай ук АСТТдә фәнни тикшеренү һәм экологик агарту эшчәнлеген тикшерү ният ителә. Аның кысаларында Россия Табигать министрлыгы каршындагы АСТТ экспертлар советы утырышы да үткәреләчәк. Чарада Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләве департаменты директоры урынбасары Всеволод Степаницкий, Беларусь Республикасы Биологик һәм ландшафт төрлелеге идарәсе башлыгы урынбасары Николай Свидинский, “Тыюлыклар” экологик агарту үзәге директоры Наталья Данилова, Россия WWF директоры Игорь Честин, Россия тыюлыклары һәм милли парклары директорлары, Россия, Абхазия, Азербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Словакия, АКШ, Үзбәкстан, Финляндиянең фән, мәгариф һәм табигать саклау оешмалары вәкилләре катнашачак. Конференцияне үткәрү адресы: Сочи, Адлер, ул. 65 Лет Победы, д. 50, гостиница «Рэдиссон Блю». Журналистларны аккредитацияләү телефоны: +7 916 517 13 19. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте