Экология министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясенә Олы Клыки бистәсе янында Нокса елгасыннан сасы ис килү турында хәбәр кергән иде. Бистәдә яшәүчеләр моның сәбәбен Глушко урамының 2нче йорты артындагы канализация коллекторыннан урманлык аша Нокса елгасына юынты су агып торудан күргән. Инспекция белгечләре, урынга барып, хәлне ачыклады. Пычрак сулар 3600 квадрат метрга җәелеп түгелгән. РФ КоАП 8.1 ст. буенча административ эш кузгатылды. Анализ нәтиҗәләре һәм күрелгән чаралар буенча материаллар Казан районара прокуратурасына җибәреләчәк, – дип хәбәр итә Экология министрлыгының Үзәк ТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте