Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова һәм Казан ветеринар медицина академиясе студентлары Казанның Ласточкина исемендәге коррекцион мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен “Кече туганнарыбызга ярдәм” экологик акциясе үткәрде. Балаларга уен формасында табигатьтә үзеңне тоту, хайваннарга булышу, әйләнә-тирәлекне саклау кагыйдәләре аңлатылды, конкурс һәм викторина үткәрелде. Интернат-мәктәптә укучылар исә үзләренең җимлекләр һәм сыерчык оялары ясаулары турында сөйләде. Бу мәктәп укучылары “Сыерчыклар кайтты” (сыерчык оялары ясау) акцияләрендә актив катнашып, күп тапкырлар җиңү яулый килә. Чара Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы төзелүгә 10 ел тулуга багышлап үткәрелде. “Без экологик юнәлешле күмәк чаралар үткәрүгә зур игътибар бүләбез, чөнки алар балалар һәм үсмерләрне республиканың табигый, тарихи, мәдәни мирасын өйрәнүгә җәлеп итә”, – ди Елена Гыйльмеҗанова. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте