Россия Федерациясе Экология елының рәсми эмблемасын куллану кагыйдәләре расланды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Документ, шулай ук вектор форматындагы логотип Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган: (http://www.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=1921) – дип хәбәр итә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте. Алдарак Россия Федерациясе Президентының табигать саклау, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле, Россиядә Экология елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе Сергей Иванов ярашлы федераль һәм региональ чаралар өчен бердәм брендны раслаган иде. Экология елы эмблемасын Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы заказы буенча Stellar агентлыгы түләүсез нигездә әзерләнгән. Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донскойның әйтүенчә, 2017 ел Экология елы һәм бер үк вакытта Аеруча саклаулы табигать территорияләре елы дип игълан ителгән, шуңа күрә эмблема бер үк вакытта Россия территориясендәге табигать объектларының уникальлеген һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча тырышлыкларны гәүдәләндерә. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International