“Табигатең” балалар һәм үсмерләр хәрәкәте кысаларында, РФА Вернадский ис. дәүләти геология музее базасында, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мосприрода” ярдәмендә VI ачык төбәк-ара экология фестивале үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче “Тормыш агачы” фестивале 2012 елда үткәрелгән. Төп максаты – балалар һәм яшьләрне экология белән кызыксындыру. Биш ел эчендә фестиваль үз географиясен һәм күләмен шактый киңәйткән, бүгенге көндә аның кысаларында әйләнә-тирәлекне өйрәнү һәм саклауда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Урал, Себер, Краснодар крае, Кырым, Ерак Көнчыгыш, Архангельск, Белгород, Владимир, Ярославль өлкәләре, Россиянең бүтән төбәкләре, якын чит илләр балалары катнаша ала. 2016 елда Алтай краенда һәм Алтай республикасында, Свердловск, Владимир һәм Воронеж өлкәләрендә фестивальнең төбәк филиаллары ачыла. Фестивальдә 6-18 яшьләрдәге балалар, аларның ата-аналары һәм педагоглары катнаша ала. “Тормыш агачы” – яңа белемнәр һәм замана өчен яңа булган “яшел технологияләр” һәм “яшел экономика” темалары аша яшьләрне әйләнә-тирәлеккә сак карарга рухландыру өчен булган агарту форматындагы проект. 2017 елгы “Тормыш агачы” кысаларында шулай ук белем бирү процессының балалар бакчасында экологик тәрбия бирүдән алып югары уку йортларына кадәр булган барлык баскычларын иңләүче “Россиянең яшь экологлары” бөтенроссия белем бирү проектын башлау күздә тотыла. Фестивальдә җиңүчеләр “Артек” халыкара балалар лагерына юлламалар белән бүләкләнәчәк. Фестивальне ачуда телекомментаторлар Оксана Федорова һәм Арина Шарапова катнаша. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте