Чирмешән районында ком сатучы хөкем ителде

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Август азагында Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Чирмешән районы Бәркәтә авылыннан 3 км ераклыкта махсус техника белән лицензиясез килеш ком чыгару фактын ачыклаган иде. 161 кв.м мәйданлы, 4.8 м тирәнлеге карьердан 320 тонна (24 КамАЗ) ком чыгарылган һәм сатылган. РФ ҖК 158 ст. 1 ө. (“Чит милекне урлау”) буенча җинаять эше кузгатылды. Суд ком урлаучы гражданның гаебен раслады.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International