Новопольский бистәсе янында җир казу факты тикшерелә

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Яшел Үзән районы Новопольский бистәсе янында, Идел-Кама тыюлыгыннан ерак түгел махсус техника белән законсыз җир эшләре башкару ачыкланды. Үзәк территориаль инс­пекция хезмәткәрләре территориянең параметрларын үлчәде, туфрактан пробалар алды. РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану”) буенча администра­тив эш кузгатылды.

Новопольский бистәсе башлыгы Наил Якупов исә: “Без авыл халкы җыелышында буаны ләмнән чистартырга карар иттек, моның законсыз эш икәнен белмәдек”, – дип аңлата.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International