Җиңү паркы җыештырылды

2016 елның 29 октябре, шимбә
Казанның Яңа Савино районындагы Җиңү паркында өмә үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль округы хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары, Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савино районнары хакимияте, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, яшьләрнең “Чис­таБу­лыр” экологик хәрәкәте активистлары, студентлар, шәһәр халкы – барлыгы 120дән артык кеше катнашты. 10 кубометрдан артык чүп-чар җыеп озатылды. Үзәк аналитик контроль идарәсе белгечләре шулай ук Җиңү паркындагы исемсез күлдән су пробалары алды. Төрле архитектура, ландшафт объектлары бер урында тупланган Җиңү паркы халык­ның яраткан ял урыны булып тора, һәм бу парк, аның тирә-ягы һәрчак яхшы санитар хәл­дә тотылырга тиеш.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International