Чаллы өмәсендә меңнәрчә кеше катнашты

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Чаллыда территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча өмә уздырылды, анда 908 оешма катнашты, 390 техника берәмлеге җәлеп ителде. Көн эчендә 2.5 мең кубометр чүп-чар һәм коры-сары җыеп озатылды. Тынычлык проспектында, Җиңү паркында, Шишкин һәм Яшь ленинчылар бульварларында, ГЭС бистәсендәге ял паркында, Сидоровкада, ЗЯБ бистәсендә, Тукай яр буенда газоннар көзге яфраклардан чистартылды. “Энерготранспорт” ҖЧҖ 116 км трамвай юлларын җыештырды. Техник­лар, Карьер, Поляков урамнарында, Чулман проспектында, Җиңү паркында 5 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.

1 октябрьдән алып Чаллыда барлыгы 46 700 агач һәм куак утыртылды, 15902 кубометр чүп-чар җыелды, 18 рөхсәтсез чүплек бетерелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International