“Чүп бүтәнчә юк” бөтенроссия экологик хәрәкәте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе оештырган “Экоактив” проекты эшли башлады. Проект 2016/17 уку елындагы экологик белем һәм тәрбия бирү программасының башлангыч этабы булып тора.
Чарада Кама буе территориаль идарәсе, Чаллы шәһәр хакимиятенең мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, КФУның Чаллы филиалы, “ПромИндустрия” ҖЧҖ, “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ, “Орион” яшьләр үзәге вәкилләре, экологик берләшмәләр активистлары, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы уку йортларында укучылар катнашты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте