Чаллыда 22 октябрьдә территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү өмәсе үткәрелә. Анда 16 меңләп катнашачак.
Шәһәрне көзге яфраклардан һәм чүп-чардан тазарту эшләрен 31 октябрьгә кадәр башкару ният ителә. Барлыгы 3332 гектар җир чистартылырга, 50 мең агач һәм куак утыртылырга, 4 мең агач һәм 18 мең куак кыркылырга тиеш. Шулай ук спорт һәм балалар мәйданчыклары ремонтлана.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте