Чистайда “Чиста ярлар” акциясе үткәрелде – Кама яр буе чүп-чардан чистартылды. Өмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыяте, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, шәһәр халкы катнашты. Рус географик җәмгыятенең җирле бүлекчәсе чумучылары елганың төбен дә чистартты. Быелгы эссе җәйдә анда бигрәк тә суүсемнәр күп үрчегән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте