Экология министрлыгында яшь лидерларның «Өскә!» республика конкурсында катнашучылар белән очрашу булып узды

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген яшь лидерларның “Өскә” республика конкурсында катнашучылар белән очрашу булып узды, анда яшьләрнең әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык  өлкәсендәге проектлары тәкъдим ителде.

“Өскә!” республика конкурсын ел саен, яшь лидерларга булышлык йөзеннән, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Татарстан иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә. Конкурста 45 егет һәм кыз Татарстанның Яшьләр хөкүмәтенә керү өчен көрәшә. Ул берничә этапта үткәрелә. Турыдан-туры катнашлы беренче этапта конкурсантлар үзләрен “Үз-үзеңне иҗади тәкъдим итү”, “Социаль кейслар олимпиадасы”, “... мәсьәләсе буенча тармак-ара киңәшмә” эшлекле уены, “Социаль проектны яклау”, “Министрлык хезмәткәре вакантлы вазифасын биләүгә шәхси әңгәмә” һәм “Эшлекле язышу” дигән алты сынауда күрсәтә.

Конкурста җиңүчеләр, традиция буенча, Татарстанның дәүләт хакимияте органнарына, предприятиеләргә һәм җәмәгать оешмаларына стажировкага җибәрелә. Аннан тыш, 2016 елда конкурс йомгаклары буенча Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте төзеләчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International