“Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларны үзендә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынды ясаучы объектларны дәүләти реестрына кертү өчен белешмәләр, шул исәптән көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ формасындагы белешмәләр булган дәүләт исәбенә салу турында гариза формасын раслау турындагы” 23.12.2015 № 554 боерыгына үзгәрешләр кертү турындагы” 27.09.2016 № 499 Россия Табигать министрлыгы боерыгы РФ Хөкүмәтенең 22.04.2015 күрсәтмәсе белән расланган “Россия Федерациясендә парник газлары чыгаруга мониторинг, хисаплылык һәм контроль системасын формалаштыру концепциясе”нең бер этабы булып тора, диелгән Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
Ул документка ярашлы рәвештә, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объект турындагы белешмәләр исемлегенә парник газларын фактта чыгару массасы кертелә. Чыгарылган парник газлары массасы исә Россия Табигать министрлыгының 30.06.2015 ел боерыгы белән расланган методик күрсәтмәләргә ярашлы билгеләнә.
1 ноябрьдә Россия Табигать министрлыгының актлар залында Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен парник газлары чыгару күләмен Россия Табигать министрлыгының 16.04.2015 күрсәтмәсе нигезендә ирекле инвентарьлау буенча методик тәкъдимнәрне гамәлдә куллану турындагы семинар үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте