Мәскәүдә «Әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә дәүләт көйләве. Көз. 2016» XI бөтенроссия конгрессы үткәрелә

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

26-27 октябрьдә Мәскәүдә “Әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсыз­лыкны тәэмин итүдә дәүләт көйләве. Көз. 2016” XI бөтенроссия конгрессы үткәрелә. Аны “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” компанияләр төркеме оештыра. Конгрессның программасы предприятие җитәкчеләренә һәм эколог-белгечләренә, экологик көйләүләр вазифа бурычлары булып торган хезмәткәрләргә исәпләнгән. Анда катнашучылар эколо­гия законнарындагы яңалыклар һәм актуаль суд практикасы белән дә танышачак. Конгрессның иң актуаль темалары:

– дәүләти экологик күзәтчелек, административ җаваплылык, 2016 елгы тикшерүләр;

– предприятиеләрдә җитештерүгә экологик контрольне яңа кагыйдәләр буенча үткәрү, лаборатор контроль, индустрия предприятиеләре калдыкларына (ташлауларына) автоматик контроль системасы;

– 2016 елда әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру мәсьәләләре;

– атмосфера һавасына, су объектларына ташлауларны исәпләү методикаларын әзерләү һәм раслау (РФ Хөкүмәтенең 16.05.2016 N 422 карары);

– норматив-хокукый базаны калдыклар белән эш итү өлешендә үзгәртүләр, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүнең яңа тәртибе;

– I-IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау, урнаштыру эшчәнлеген лицензияләү, калдыкларны утильләштерү нормативларын билгеләү, ГРОРО мәсьәләләре.

Конгресс турында тулырак белешмәләр http://www.asergroup.ru/ сайтында.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International