Идел-Кама тыюлыгында төзекләндерү акциясе үткәрелде

2016 елның 14 октябре, җомга

Саф һава, урман, көзге яфраклар, матур көн, җиңелчә салкын һәм, әлбәттә, яхшы кәеф­ләр, – бүген Идел-Кама тыюлыгында, Россия Тыюлыклары көненә багышлап, яшеллек зонасын төзекләндерү акциясе үткәрелде. Экологлар, тыюлык хезмәткәрләре, Казан инновация университеты һәм В.Тимирязев исемендәге колледж студентлары коры-сары җыештырды, чыршы, лох, миләш үсентеләре утыртты. Соңыннан өмәдә катнашу­чылар өчен Табигать музеена һәм Дендрарийга экскурсия үткәрелде.

Тыюлыкның Дендрарие, ягъни Дендрология бакчасы 1921 елда нигезләнгән, ул хәзер Европа, Азия һәм Америка өлешләреннән тора. Ә Табигать музеенда 50дән артык хайван карачкысы аларның табигый яшәү тирәлегендә урнаштырылган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International