Чүплек оештыручылар чүпнең морфологик составы буенча танылды

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың иҗтимагый кабулияте аша Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында чүплек барлыкка килү турында хәбәр керде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары шунда барып ачыклаганча, чүплек 200 кв.метрга җәелгән. Чүпнең морфологик составы офис кәгазьләреннән, пластик, полиэтилен, кыздырма лампалардан тора, – шулар буенча чүплекне оештыручы оешма да ачыкланды. Аңа РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын, озон катламын җимерүче матдәләрне һәм башка куркынычлы матдәләрне җыйганда, туплаганда, кулланганда, зарарсызлаганда, ташыганда, урнаштырганда я башкача иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча 2500 сумга кадәр штраф яный, шуңа өстәп, ул чүплекне үзе бетерергә тиеш.

Билгеле булганча Татарстан Экология министрлыгында Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Рөхсәтсез чүплекләр, файдалы казылмаларны законсыз чыгару, су объектына баруны чикләү, суга, туфракка, һавага пычраткыч матдәләр ташлау турында (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, “Халык контроле” системасының “Экология” категориясе аша хәбәр итәргә мөмкин, укучы балалар өчен “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать законнары бозылу турында фото-видеофиксацияле оператив хәбәр бирүче гражданнарга акча түләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International