Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Калуга өлкәсе табигый байлыклар һәм экология министры Варвара Антохина төрле экологик проблемалар буенча әңгәмә үткәрде.
“Калуга экологик яктан имин төбәкләрнең берсе булып тора. Өлкәдә яшелләндерү, төзекләндерү, торак пунктларны җыештыру буенча күп эшләр башкарыла. Эшләрне тагы да яхшырту өчен исә безгә сезнең тәҗрибәне өйрәнү дә файдалы булачак, – дип белдерде Варвара Антохина.
Калуга министрын Татарстанның әйләнә-тирәлек торышын күзәтү буенча территориаль системасы аеруча кызыксындырды. Билгеле булганча, ул 8 стационар экоаналитик лабораториядән, атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча 16 автоматик станциядән, 6 күчмә экологик лабораториядән, “Фламинго” экоанализ судносыннан һәм 3 катердан тора. Республикада атмосфера һавасы 123 ноктада күзәтелә, елына 2 миллионнан артык анализ ясала.
Үзенең эш визиты барышында Калуганың экология министры Варвара Антохина шулай ук әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек буенча күчмә һәм стационар постларны, шул исәптән Россиядә беренче, атмосфера һавасын 100 мең күрсәткеч буенча тикшерә алучы хромато-масс-спектрометрны карады.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте