22 сентябрьдә – Автомобильсез көндә Казанда ВелоКвест үткәрелә. Анда катнашучы командалар 2 сәгать эчендә катлаулы һәм кызыклы маршрут узып, 10 бирем үтәргә тиеш булачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте, Казан ш. Баулар паркы (“Sky park”) үткәрә.
Җыелу – 22 сентябрьдә 16.00дә Меңьеллык паркында. Белешмә телефоны: 8-987-231-14-01.
Традиция буенча, Автомобильсез көндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшкә җәмәгать транспортында һәм велосипедта киләчәк. Акциягә бүтән экологик хәрәкәтләр, оешмалар, һава торышына битараф булмаган гади гражданнар да катнаша ала.
Билгеле булганча, бөтендөнья Автомобильсез көн акциясе автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында искәртүне, халыкны җәмәгать транспорты, велосипед куллануга этәрүне күздә тота.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте