Эчү, хуҗалык-көнкүреш хаҗәтләре яисә индустрия һәм авыл хуҗалыгы объектларын технологик тәэмин итү өчен тәүлеккә 100 кубометрдан артмаган күләмдә җир асты сулары чыгаруга хокук бирү тәртибен гадиләштерү максатыннан Россия Табигать министрлыгы “Җир асты байлыклары турындагы” Россия Федерациясе законына ярашлы төзәтмәләр әзерләде. Документ Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде. Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә җир асты байлыкларын кулланучылардан тәү- леккә 100 кубометрдан артмаган күләмдә җир асты сулары чыгарганда проект документ- ларын килештерү һәм раслату соралмый. Бу норма җирле я федераль әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләренә аларның категорияләренә бәйсез рәвештә кагыла. Фай- далы казылма хәзинәләренә дәүләти экспертиза исә андый кишәрлекләр федераль әһәми- яттәге җир асты байлыклары категориясенә караган очракта гына үткәрелергә тиеш. Административ киртәләрне һәм финанс чыгымнарын мөмкин кадәр киметү максатыннан “Җир асты байлыклары турындагы” законның 29 статьясына файдалы ка- зылма хәзинәләренә дәүләти экспертиза үткәрүне җир асты байлыклары кишәрлекләренең категориясенә бәйле рәвештә чикләүне бетерүне күздә тотучы ярашлы үзгәрешләр кертелә, ягъни җир асты байлыкларын кулланучыларның федераль әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре буенча экспертиза үткәрергә бурычлы булуы бетерелә. Шулай итеп, закон проекты эчү һәм хуҗалык-көнкүреш хаҗәтләре я технологик тәэмин итү өчен җир асты суларын тәүлеккә 100 кубометрдан артмаган күләмдә чыгару хокукы бирүгә бердәм кагыйдәләр билгеләнә, – дип хәбәр итә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте