Җәмәгать инспекторлары һәм Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның Яңа Савино һәм Мәскәү районнарына экологик рейд барышында Голубятников һәм Декабристлар урамнарында берничә бозу очрагына тап булды. “Территорияләр чүпләнгән һәм рөхсәтсез чүплекләр ясалган, территория ияләренә РФ КоАП 8.2 статьясы буенча җәзага тартылачак”, – ди Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.
Билгеле булганча, 2015 елда Татарстан Экология министрлыгында җәмәгать инспекторлары үзәге төзелгән иде. Бүгенге көндә республикада 150дән артык җәмәгать инспекторы эшли. Быел алар инде 1 меңнән артык бозу очрагын ачыклады, бу барлык ачыклауларның 30%ын тәшкил итә. 15 сентябрьдән башлап җәмәгать инспекторлары көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Бурыч – яңгырларга һәм салкыннарга кадәр Татарстан территориясен тиешле санитар торышка китерү.
Министрлыкның матбугат хезмәте