Рейтинг 2013 елдан алып ел саен төзелә, максаты – муниципаль хакимиятләрнең уңайлы әйләнә-тирәлек һәм халыкка югары яшәү сыйфаты булдыру буенча тырышлыкларын бәяләү, – дип хәбәр итә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте. 2015 ел рейтингы, үткән еллардагы кебек үк, һава тирәлеге, транспорт, энергия куллану, су куллану, калдыклар белән эш итү, биотик тирәлек (үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы), әйләнә-тирәлеккә йогынты белән идарә итү дигән 7 төп категориядән тора. Төбәкләр эшчәнлеген бәяләүнең Эрнст энд Янг компаниясе белән бергә төзелгән методикасы халыкара киңәшләрне исәпкә ала, шул исәптән Экономик хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы критерийларына туры килә. Шәһәрләрнең экологик рейтингы кысаларында шулай ук шәһәрнең экологик торышы турында халык фикерен сорашу ният ителә. Рейтинг Россия Табигать министрлыгының тармак оешмалары һәм Эрнст энд Янг компаниясе тырышлыгы белән башкарыла. Россиянең барлык субъектларына белешмәләр җыю өчен рәсми соратулар җибәрелә. Рейтингта теге я бу шәһәрнең катнашуын РФ субъектлары хәл итә.
Билгеле булганча, 2014 елгы рейтингта 94 шәһәр – РФ субъектларының башкалалары, федераль әһәмияттәге шәһәрләр, тагын 9 шәһәр: Выборг, Глазов, Евпатория, Елец, Можга, Нефтеюганск, Раменское, Сарапул, Сургут катнашкан, беренче урыннарны Мәскәү, Горно-Алтайск һәм Краснодар алган иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте