Дмитрий Медведев: «Дәүләт экологик чиста технологияләр иңдерүче предприятиеләргә булышачак»

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге бюджет чыгымнары тикшерелгән киңәшмәдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев: “Дәүләт экологик чиста технологияләр иңдерүче предприятиеләргә булышачак”, – дип белдерде, диелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында. – Медведев фикеренчә, федераль һәм җирле хакимиятләр җитештерүдә табигать саклау өчен шартлар тудыруны отышлы итә торган чаралар күрергә тиешле. Экология проблемалары өстенлеклекле булып тора, һәм киләсе елда иң перспективалы проектларны үстерүгә өстәмә чаралар бүленәчәк.

“Күпчелек өчен бюджет дефициты, макроэкономика – шактый абстракт нәрсәләр. Ә менә су һәм һава сыйфаты, чүп-чарны урнаштыру һәм эшкәртү, ихтимал булган табигый казалар, әйтик, хәзер күбәеп киткән урман янгыннары, халыкны чынлыкта да нык борчый. Һәм бу мәсьәләләрне без соңыннанга, бюджет хәлләре яхшыргачка калдырмыйча хәзер үк чишәргә тиешбез. Асылда һәр торак пунктның, һәр төбәкнең үз экологик проблемалары, шуңа бәйле рәвештә халыкның саулыгы, иминлеге өчен хәвефләр бар, туплана килгән экологик зыяннар да байтак кала бирә.”

Билгеле булганча, Татарстанда 2030 елгача дәвердә республиканы социаль-экономик үстерү стратегиясе расланган, аның бер бурычы булып экономиканы экологик юнәлештә үстерү тора. Бүген республиканың һәр эре индустрия предприятиесендә төп максатлары экологик нәтиҗәлелекне күтәрү, әйләнә-тирәлекне ышанычлы саклау, табигать саклау законнарын үтәү булган программа әзерләп тормышка ашырыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International