«80 көндә дөнья тирәли электр автомобильләрендә» дигән халыкара экологик йөрештә катнашучылар Казанга килеп җитте

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Казанда, Инвестицион үсеш агентлыгында бүген «80 көндә дөнья тирәли электр автомобильләрендә» дигән экологик йөрештә катнашучылар каршы алынды. Шунда ук әйләнә-тирәлекне саклауга, яңа энергия чыганакларына, шул өлкәдә Россия-Кытай уртак проектларына багышланган конференция үткәрелде.

«Территорияләрне актив үстерүнең заманча тенденцияләре табигать саклау һәм эколо­гик җитештерү проблемаларын кабыргасы белән куя. Хәзерге вакытта атмосфера һавасы пычрану, су ресурсларын саклау, калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләләре төрле кимәлләрдә тикшерелә. Үсеш стратегиясе кысаларында Татарстан прогрессив алым­нарны һәм бүтән илләр тәҗрибәсен кулланырга омтыла. Транспорт буенча гына да: якындагы 2-3 елда бездә җәмәгать транспорты паркының 50 процентын газ-мотор ягулы­гына күчерү ният ителә», – дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы пресс-секретаре Айгөл Әмированың әйтүенчә, республикада соңгы елларда, индустрия потенциалын үстерү һәм экология турында кайгырту белән бергә, төп максаты экологик нәтиҗәле­лекне күтәрү һәм әйләнә-тирәлекне ышанычлы саклау булган төрле программалар да тормышка ашырыла. Безнең бурыч – экономиканы экология белән бәйләп үстерү. Татарстанның аерым шәһәр­ләрендә атмосфера һавасына автотранспорттан зарарлы матдәләр чыгару тулай күләмнең яртысыннан ашып китә. Зарарлы матдәләрне киметүнең бер юнәлеше булып исә автомо­бильләрне экологик чиста ягулык төрләренә, барыннан бигрәк кысылган табигый газга күчерү тора. Нефть ягулыгы урынына табигай газ куллану атмосферага углерод окси­ды чыгаруны 8 тапкыр, азот оксидларын 2, углеводородларны 3 тапкыр киметергә, корым чыгаруны бөтенләй бетерер­гә мөмкинлек бирә. Газ автомобиле агулылык буенча Евро-4 стандартларына да туры килә. Аннан тыш, газ куллану автомобильнең туендыру система­сына читтән рөхсәтсез катышуга һәм җитешсез сыйфатлы мотор ягулыгы куллануга юл калдырмый. Татарстан Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Газ-мотор ягулыгы кулла­нуны киңәйтү буенча тармак-ара эш төркеме төзелде. «Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дигән дәүләт программасы расланды. Ул программаның бурычы булып автомобиль транспортының матди-техник базасын заманча­лаштыру һәм автотранспорт чараларында мотор ягулыгы итеп компримацияләнгән таби­гый газны өстенлекле куллану өчен шартлар тудыру тора. Программаны тормышка ашырып 15 мең автотранспорт чарасын компримацияләнгән табигый газга күчерү бензин һәм дизель ягулыгы куллануны шактый кыскартырга, атмосфера һавасына автотран­спорт­тан пычраткыч матдәләр чыгаруны 13 мең тоннага киметергә мөмкинлек бирәчәк. 2013-2015 елларда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 233 автомашинаны табигый газга күчергән, шуның аркасында атмосферага матдә ташлаулар 200 тоннага киметелгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International