Фәрит Габделганиев: «Казансу елгасының торышына контроль 1 августтан алып көчәйтелгән режимда башкарыла. Суның химик күрсәткечләре бозылу табылмады.»

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Билгеле булганча, 5 августта Казансу елгасында балык күпләп үлү турында хәбәр алынган иде. Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы һәм Россия Балыкчылык ида­рәсе вәкилләре шунда юнәлде. Лаборатория белгечләре үлгән балыклар җыелган урыннар­дан су пробалары алды. Россия Балыкчылык идарәсе хезмәткәрләре, күпләп балык үлүнең сәбәпләрен ачыклау һәм салынган зыянны исәпләү өчен өскә калыккан балыкларны үрнәккә алды, күз чамасы белән санын билгеләде. Узган ял көннәрендә экоаналитик контроль план-графигы буенча елга суының сыйфатына мониторинг үткәрелде.

Мәсьәлә бүген “Татар-информ” агентлыгында уздырылган пресс-конференциядә бәян ителде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров: “Вакыйга уңаеннан Казансу елгасының Арча районыннан алып Казанга кадәр бөтен аква­ториясен тикшерү буенча оператив төркем төзелде. Узган ял көннәрендә экологлар бөтен елганы җентекләп тикшерде. Калдыклар ташлану ихтимал булган барлык урыннар (алар­ның исемлеге һәм картасы Татарстан башкаласында су спорты чемпионатына әзерлек барышында төзелгән иде) чип-чиста булып чыкты. Нинди дә булса предприятиедән юын­тылар я хәтта яңгыр сулары ташлау булмаган дип саныйбыз, чөнки тикшерү вакытында яңгыр яумады. Безнең анализлар нормадан ашуларны күрсәтмәде”, – дип белдерде.

Хәлләрне Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры болай аңлатты: “Казансу елгасының торышына контроль 1 августтан алып көчәйтелгән режимда башка­рыла. Хәбәр алынгач без берничә өстәмә проба алдык, – әлегә суның химик күрсәткечләре бозылу табылмады. Балыклар үлү Казансу елгасында гына түгел, берничә бүтән сулыкта да, индустриаль агызулар булмаган сулыкларда да теркәлгән. Без уйда тоткан төп версия – аномаль эсселек. Ул черегәндә балык үтерерлек токсиннар чыгара торган суүсемнәр үрчүгә китерергә мөмкин. Хәлләр контрольдә тотыла, мониторинг чаралары дәвам итә.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International