Казансуда балык үлүнең сәбәбе ачыклана

2016 елның 5 августы, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бүген Казансу елгасында балык үлү турында хәбәр керде. Урынга Үзәк махсус аналитик контроль идарәсе белгечләре, Казан район-ара табигать ваклау прокуратурасы һәм Татарстан Балык күзәтчелеге вәкилләре җибәрелде. Күчмә лаборатория белгечләре су пробалары алып, ашыгыч анализ үткәрде.

Үзәк инспекциянең башкаручы белгече Артур Вилдановның әйтүенчә, балык үлүгә китерә торган төп фактор булып кислород җитмәү (1 литр суда 6 мг.нан кимрәк булу) тора, әммә аның күләме нормада – 1 литрда 12 мг тәшкил итә. Махсус лабораториядә шулай ук аммоний, нитритлар, нитратлар, фенол, хлоридлар, сульфатлар күләме, агулы­лык тикшереләчәк.

Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлевнең һәм Казан район-ара табигать саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Виталий Архиповның әйтү­енчә, Экология министрлыгы инспекторлары һәм Казан район-ара табигать саклау проку­ратурасы вәкилләре су объектына пычраткыч матдәләр ташларга ихтимал булган барлык нокталарны ашыгыч тикшерергә керешкән. Салынган зыян исәпләнә. Әлегә исә нинди матдәләр ташлануны төгәл әйтеп булмый, чөнки тулы анализ нәтиҗәләре киләсе атнада гына (5-10 көн эчендә) билгеле булачак. Факт расланса, аңа катнашлы затлар РФ КоАП 8.13 ст. (“Су объектын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча җавапка тартылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International