Лаеш районындагы Каип авылындагы 80ләп торак йортны, электр һәм элемтә линияләрен, автомобиль юлын, мәктәпне, балалар бакчасын, авыл хуҗалыгы җирләрен яз көне һәм яңгырлардан соң су баса, коточкыч зыяннар салына иде. Ниһаять, ике ел элек кабул ителгән карар үтәлеп, монда ага торган Брысса елгасының 1.45 км арада су юлы чистартылды һәм ярлары ныгытылды.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүген Каип авылына килеп, башкарылган эшләрне бәяләде.
Быел Тәтеш һәм Мамадыш районнарындагы яр ныгыту эшләрен дә төгәлләү ният ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте