Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары “Татойлгаз” АҖнең Лениногорск районындагы “Төньяк Кирлегәч” җир асты байлыклары кишәрлегендә, авыл хуҗалыгы җирендә урнашкан, 10 000 кв.м мәйданлы һәм 4-4.5 м тирәнлеге карьердан экскаватор белән законсыз рәвештә бурташ чыгаруын, шуның белән лицензия таләпләрен һәм Җир кодексы нормаларын бозуын ачыклады. Факт буенча “Татойлгаз”га һәм аның вазифалы затына карата РФ КоАП 7.3 ст. 2 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензия һәм (яки) расланган техник проект таләпләрен бозып куллану) буенча беркетмә төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте