Бөгелмә районында «Репродукт» җәмгыяте законсыз балчык чыгарган

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Бөгелмә районында “Репродукт” ҖЧҖнең 1350 кв.м мәйданлы, 6-6.5 м тирәнлеге карьердан экскаватор белән законсыз балчык чыгаруын ачыклады. Табигатькә 1 784 316 сум зыян салынган дип санала. “Репро­дукт”ка карата РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензиясез кулла­ну”)  буенча беркетмә төзелде һәм 800 000 сум штраф салынды. Эш материаллары ул затны җинаять җаваплылыгына тарту максатыннан хокук саклау органнарына җибәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International