Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының www.regulation.gov.ru сайтында җәмәгать тикшерүе өчен урнаштырылган Закон проекты атмосфера һавасына зарарлы йогынтыларны һәм аларның чыганакларын исәпкә, күзәтчелеккә һәм контрольгә алу буенча хокукый коллизияләрне бетерү максатыннан әзерләнде, дип аңлатыла. Документ юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең экологик җитештерү контроле кысаларында атмосфера һавасының объект йогынтысы зонасындагы торышын, пычрануын күзәтүе буенча бурычларын күздә тота, шулай ук атмосфера һавасын саклауга җитештерү контроле нәтиҗәләрен тапшыруга таләпләрне яңача бәян итә. Атмосфера һавасының торышына дәүләти күзәтчелекнең тәртибен билгеләү вәкаләтләрен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә йөкли.
Министрлыкның матбугат хезмәте