26-28 октябрьдә Мәскәүдә Геологларның VIII бөтенроссия съезды уздырыла. Төп бурычлары – җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм куллану проблемаларын тикшерү, тармакның гамәлдә булган кагыйдәләрен дөресләү һәм яңа стратегик алымнар әзерләү. Чарада геология белгечләре, җир асты байлыкларын кулланучылар, академик фән һәм тармак фәне, предприятиеләре, катнашлы министрлыклар һәм тармаклар, Россия Хөкүмәте һәм Федераль Җыелыш палаталары вәкилләре катнаша ала.
Чараны РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы оештыра.
Тулырак белешмәләр Россия Җир асты байлыкларыннан файдалану агентлыгының http://www.rosnedra.gov.ru/article/8383.html сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте