Балалар бакчасында экологик агарту шөгыле уздырылды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Лаеш районын­дагы “Каенкай” балалар бакчасында экологик конкурс, мастер-класс үткәрде, балаларга ел саен 23 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне турында сөйләде. Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров Phantom 3 Professional квадракоптерының ничек эшләвен күрсәтте.

Балалар бакчасы янында тәрбиячеләр балалар белән бергә төрле үсемлекләр, чәчәк­ләр, хәтта бераз яшелчәләр утырткан. Бакча мөдире Юлия Тиханованың әйтүенчә, биредә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Шул темага әңгәмәләр, дидактик уеннар, музы­каль чаралар үткәрелә. Күргәзмә әсбаплар да күп кенә. Балалар, ата-аналар белән бергә, агач утыртуда, сыерчык оялары ясауда катнаша.

“Табигать бала күңеленә тирән эз сала, аның тойгыларына күпьяклы һәм динамик йогынты ясый. Шуңа күрә педагоглар, экологлар һәм ата-аналар алдында торган төп бурычларның берсе булып туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү тора”, – ди экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International