Татарстанда төтен газларында пычраткыч матдәләр артык күп булган автотранспорт чараларын ачыклау һәм куллануны чикләү максатыннан “Саф һава” операциясе үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлевның хәбәр итүенчә, операция кысаларында идарә инспекторлары “Байлык-3” Казан предприятиесенең 43нче маршрут буенча пассажирлар йөртүче 24 автобусын төтен үлчәгеч һәм газ анализаторы белән тикшергән. Бозулар ачыкланмаган. Гомумән, соңгы елларда автотранспорттан пычраткыч матдәләр ташлау кимәле төшүгә таба бара.
“Безнең предприятиедә транспортның кулланыш дәвере 10 елдан артмый, – дип белдерде “Байлык-3” ҖЧҖ директоры урынбасары Владислав Люлин, – атна саен “Руль көне” үткәрелә, транспорт чараларына тирәнтен техник күзәтү ясала. Шул исәптән углерод оксиды һәм углеводородлар кимәле тикшерелә. Таләпләргә сыешмаган автобуслар линиягә чыгарылмый. Артык күп төтен чыгаруның төп сәбәбе – форсункалар бозылу: алар елына ике тапкыр тикшерелә.”
Билгеле булганча, пычраткыч матдәләрне тиешле нормативлардан артык чыгаручы транспорт чарасы иясенә карата РФ КоАП 8.22 статьясы (“Ташлантыларында пычраткыч матдәләр күләме я тавышы нормативлардан артык булган механик транспорт чараларын эксплуатациягә чыгару”) һәм РФ КоАП 8.23 статьясы (“Ташлантыларында пычраткыч матдәләр күләме я тавышы нормативлардан артык булган механик транспорт чараларын эксплуатацияләү”) буенча административ беркетмә төзелә. 500-1000 сум штраф салына.
2015 елда республика предприятиеләрендә һәм автомобиль юлларында 6160 автомобиль тикшерелгән, шуларның 893е (14.5%ы) пычраткыч матдәләр чыгару нормативлары таләпләренә туры килмәгән (2014 елда – 16.5%).
Министрлыкның матбугат хезмәте