Түбән Аръяк пляжы чистартылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Казанның “Түбән Аръяк” пляжында күмәк экологик акция үткәрелде. Татарстан Эколо­гия һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең яшьләр төркеме, Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү төркеме әгъзала­ры, начар ишетүче, “Чикләрне киңәйтеп” проектында катнашучы үсмерләр, “Татарстан­ның яшь принцессалары” җәмәгать оешмасы вәкилләре яр буйларын җыештырды, су тө­бен чистартты. Шунда ук Казансу буйлап экологик йөзүдә катнашучылар каршы алынды.

“Чүп-чар азайган, – ди йөзүдән катнашучылар, – күбесенчә халык җиңел бара ала торган урыннар пычранган”.

“Татарстанда үткәрелгән күмәк өмәләрнең нәтиҗәсе инде күренә: катнашучылар күб­рәк, ә чүп-чар тулы капчыклар азрак, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Бу быел географлар белән бергә үткәрелгән соңгы акция түгел, якын арада Зөя һәм Вятка елгалары буйлап та экологик марафон уздыру көтелә. Су саклау зоналары елында уртак эшләр күбрәк оештырыла. Мондый чара­ларга кушылырга теләүчеләр дә көннән-көн арта, димәк, алар арасында инде табигатькә каршылар юк. Бүгенге акциягә җыелучылар үзләрен әйләнә-тирәлекне саклаучылар дип санарга хаклы. Бигрәк тә балаларның, хәтта мәктәп яшенә җитмәгәннәрнең катнашуы сөендерә.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International