Экологик бозулар буенча «кайнар элемтә» ачылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы экологик бозуларны күзәтү буенча “кайнар элемтә” ачты. Гражданнар законсыз чүплекләр, индустриаль калдыклар ташлау, агач­ларны кисү һәм ял зоналарын биләп алу кебек күренешләрдән зарлана алачак. “Кайнар элемтә” шулай ук экологик бозуларның бөтенроссия реестрын төзүгә дә булыша. Шулай итеп, Экология елына әйләнә-тирәлеккә җәмәгать күзәтчелегенең инде әзер систе­масы белән кереләчәк, диелгән РФ Җәмәгать палатасының (РФ ҖП) рәсми сайтында.

Җәмәгать палатасының кайнар элемтәсе – 8-800-737-77-66 (Россия буенча шалтырату бушлай, эш вакыты: җм.-пн. – 9-18 сәг., дш. – 9-16:45 (мск). РФ ҖП сайтындагы махсус форманы кулланырга да мөмкин.

Барлык мөрәҗәгатьләр каралачак, ә ярашлы хатларны РФ ҖПның Экология һәм әйлә­нә-тирәлекне саклау комиссиясе дәүләт хакимияте органнарына җибәрәчәк, проблеманың чишелешен тизәйтү өче җәмәгать оешмалары белән бәйләнешәчәк.

Моннан тыш, проект РФ ҖПның ВКонтакте социаль челтәрендәге https://vk.com/civic_chamber рәсми битендә дә эшләячәк. Проблема турында хәбәр итү өчен пычрануның фотографиясен #экологиявмоемгороде хэштегы белән ачык фотоаль­бомга салырга, шулай аның төгәл координатларын, проблеманың асылын, хакими­яткә мөрәҗәгать ителгән очракта аның реакциясен һәм эш нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк.

Билгеле булганча, Татарстанда инде Республика җәмәгать кабулияте эшләп тора: кайнар элемтәсе (843)267-68-67, электрон почтасы eco.signal@tatar.ru, хәбәрне “Халык контроле” системасына җибәрергә дә була, мәктәп балалары өчен “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать законнары бозылу турында фото- я видеотеркәүле оператив хәбәр биргән гражданнарга акча түләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International