Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Казан Федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты үткәрә торган Россия-Америка мәктәбе программасында катнашучылар белән очрашу булып узды. Анда атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясенең һәм күчмә лабораторияләрнең эше күрсәтелде. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалы әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтү буенча территориаль система, “Татарстанның Экологик картасы” белән таныштырды. Республикада табигый байлыклар белән идарә итү һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстән үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте