Бүген Зәңгәр күлдә экологлар Казансу буйлап беренче йөзүгә чыкты. Рус географик җәмгыятенең яшьләр төркеме, Алексей Леонов исемендәге су асты төркеме әгъзалары, начар ишетүче, “Чикләрне киңәйтеп” проектында катнашучы үсмерләр елганың пычранган яр буйларын тикшереп узачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләренең әйтүенчә, соңрак шул урыннарда чистарту чаралары үткәреләчәк. Иң зур чара – “Түбән Аръяк” пляжын җыештыру булачак. Су төбен чистарту да күздә тотыла. Акциягә “Татарстанның кечкенә принцессалары” дигән оешма да кушылырга карар итте. Барлык теләүчеләр дә чакырыла. Очрашу вакыты һәм урыны: 7 июнь, 10.00, Казан ш., Түбән Аръяк Дамбасы ур. 1 (“Круиз” рестораны артында).
Акция Су саклау зоналары елына багышлана. Оештыручылары – Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
Министрлыкның матбугат хезмәте